КИРТЕК и. 1. 1) Киртелгән төш, кирт; киртеп ясалган билге. Кешелек дөньясының ачыш-табышларын, тәҗрибәсен --- кирәк вакытта файдалану өчен төрле чорларда төрле халыклар төрле ысуллар кулланганнар. Әнә шундыйларның кайберләре – хәтергә төшерү өчен кулъяулык, җеп очын төйнәп кую, таякка киртек ясау кебекләре әле дә сакланып калган. Ә.Кәримуллин

2) диал. Шәл читендә яки якада формасы белән телне хәтерләткән тасма

3) кимс. Тинтәк, булдыксыз кеше

2. с. мәгъ. Почмаклап кисеп, уеп алынган. Өстендә киртек якалы, арттан ерык чабулы купшы бишмәт. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә