КИРТӘЛЕК и. 1. 1) Киртә тоту өчен яраклы агач яки башка материал. Һәдия, кереп-чыгып йөрергә дип куелган киртәлекләрне алып, чоланга чыкты. Г.Якупова 2) Киртә белән әйләндереп алынган буш урын. Урман аланында киртәлек белән әйләндереп алынган печән кибәннәре 3) күч. Комачау, тоткарлау, каршылык. Иркәлек – кеше юлында киртәлек. Мәкаль 2. с. мәгъ. Киртә тоту өчен яраклы. Киртәлек агачлар әзерләү |