КИРТӘЛӘ’Ү ф. 1) Киртә белән урату, киртә белән әйләндереп алу, киртә тоту. Алтынгуҗа агайның өе кара мунча кебек кечкенә иде. ---Каралты-кура түгел, киртәләп алынган ишегалды да юк. М.Әмир. Һәдия, чыбык-чабык куйгалап, киртәләп, аңа өй сыманрак урын җайлап бирде. Г.Якупова 2) Алга таба хәрәкәт итүне читенләштерү, комачаулау. Һаваларга ашып торган агачлар арасын тутырып, аркылы-торкылы үскән куаклар юлыбызны киртәлиләр. А.Шамов. [Урал күпере] дошманның юлын киртәләргә безгә ярдәм итте. Ш.Камал 3) диал. Кипкән печәнне ике яктан тырма белән өеп чыгу, тезмәгә салу 4) күч. Үсеш, алга китешне тоткарлау, кыенлаштыру 5) күч. Хәрәкәтне тоткарлап тору, туктату, чикләү. Сугыш сөреме киртәли Диңгездән искән җилне. Г.Хуҗиев 6) күч. Һәртөрле бәла-казалардан саклау, иминлекне тәэмин итеп тору. Бу дөньяда сине кем иркәли соң? Бәлаләрдән сине кем киртәли соң? Г.Тукай 7) күч. Чик кую; чикләү, тыю (теләк, хис, омтылышларны). Бусы артык, бусы ярамый дип, Киртәләдек яшьлек хисләрен. М.Җәлил Киртәләп алу Киртәләгән хәлгә китерү. Каберлекне ул күптән киртәләп алган иде. Кадерсез булмас инде балаларының сөякләре дә. Г.Якупова Киртәләп кую Тиз арада яки алдан киртәләнгән хәлгә китерү Киртәләп чыгу Барысын да киртәләү; тулысынча киртәләү |