КИРТӘ и. 1) Егып, ботакларыннан арындырылган, юан булмаган агач кәүсәсе, колга, чош. Фатыйма һәм энесе Гаптерәй, икесе урманнан киртә алып кайтып, яңадан койма тоттылар. З.Кадыйрова. Элекке умарталыктан калган колга һәм киртәләр, инде ныклыкларын югалткан булсалар да, җайга килеп тордылар. Ф.Яхин. Абзар артларында киртәдән үрәчәләп әвеннәр куелган. М.Мәһдиев

2) Шундый агач кәүсәсеннән буй-буй тотып ясалган аралы койма. Уңга да, сулга да юл бикле булгач, киртә аша сикереп, зират эченә кереп киттек. М.Әмир. Фәсхи балта тотып, үзенең баш йортын киртә белән әйләндереп маташа иде. Г.Ибраһимов. Кай турыдан узуыбызны да белерлек хәлдә түгелмен. Әһә, күземә утар киртәсе чалынды. Беләм: юл киртәгә барып терәлә дә кинәт сулга борыла. Казан утлары

3) хәрби Дошманның алга баруын тоткарлау, юлын кисү өчен төзелгән каршылык кыры. Безнең батальон танкка каршы киртәләр (корылма) төзеде. Ә.Маликов

4) Ике стена арасына буйдан-буйга беркетелгән озын колга. Күлмәк-ыштанны түшәм янына ук сузып куелган агач киртәгә элдем. М.Әмир

5) Җанлы-җансыз нәрсәләрнең юлына төшеп, хәрәкәтләрен уңайсызлый, тоткарлый торган сәбәп; нинди дә булса комачау. Ат --- әлегә ватылып өлгермәгән яңа боз киртә каршына килеп тукталды. М.Әмир. Шайтан таягының орлыклары һавада тыныч кына очып йөриләр; ләкин берәр киртәгә очрау белән орлык үзенең парашютыннан аерыла да җиргә төшә. Кызыклы физика. [Солтан:] Политиканың бөтен кабахәтлеге шунда: ул үзара шик тудыра, адәм балалары арасына шөбһә киртәсе сала. А.Расих

6) спорт Барьер. Беркөнне иртә торды да --- унбиш тапкыр киртә аша сикерде, турникта уйнады. Г.Бәширов

7) Нәрсәнең дә булса чиге, ахыры. Яхшылыкның киртәсе юк. Г.Галиев

8) диал. Бурап эшләнмәгән һәртөрле абзар

9) диал. Хуҗалыкта терлек ябу өчен койма яки читән белән тотып алынган өсте ачык урын; карда

10) күч. Эштә, тормышта очраган каршылык, комачау, тоткарлык, һәртөрле чикли, тоткарлый торган сәбәп. Ләкин монда һичкемнең күңеленә килә алмый торган бер киртә баш күтәрде: Фәтхия карчык дөньяга сыймый, дулый. Г.Ибраһимов. Әйтерсең алар арасында җимерелергә тиеш булып та әле һаман җимерелми калган тагын ниндидер бер киртә бар иде. Г.Әпсәләмов. «Сәяси яктан ышанычсыз» хәзрәткә, мәгълүм инде, идарәче даирәләр, карагруһчылар тарафыннан гел киртәләр куелып килә. Р.Әмирхан

11) күч. Үсешнең аерым бер моменты, чиге. Еллар үткән саен, адәм баласы үзенең сабыйлык һәм үсмер елларына ешрак әйләнеп кайта торган була икән. Күрәсең, минем дә шул киртәгә якынлашып барган көннәремдер. Р.Мөхәммәдиев

Киртәгә кермәгән Аңлаешсыз, буталчык. Әни аны көч-хәл белән тыеп, тынычландырып, урынына яткырды, шуннан әти бернинди киртәгә кермәгән сүзләр сөйли башлады. М.Әмир. Киртәгә тагу тар. Элек гаепле кешене киртәгә бәйләп куеп җәзалау. Киртәдән чыгу 1) Кабул ителгән тәртиптән, кагыйдәдән, чамадан чыгу. Шулар өстенә тагын үзара көч сынашуларга, батырлык күрсәтүләргә бик зур урын бирелә. Бу мәсьәләдә киртәдән чыгулар да була. М.Әмир; 2) Узыну, күп тәртипсезлекләр эшләү; 3) Арттырып җибәрү. Киртә кору Комачаулау, кешенең юлына аркылы төшү. Күршем инде, билгеле, Киртә кора миңа һәр эштә. М.Җәлил. Киртә салу к. киртә кору. Жандармнар шефы А.П.Шуваловның бу күрсәтмәсе хезмәткә урнашу юлларында бик озак еллар буена хатын-кызларга киртә сала. Т.Биктимирова. Безнең юлга дошман кулы белән Адым саен киртә салына. М.Җәлил. Киртәгә керү Бик камил, төгәл рәвештә булмаса да, беркадәр ярарлык хәлгә керү. Нокталар да төртмимен, керсә ярар дип, киртәгә: Мин үзем сызганны бик яхшы таныйм дип, иртәгә. Г.Тукай. Киртәсенә керсә ярар, соңыннан эшсезлектә, тәдбирсезлектә гаепли алмаслык булса, җибәр. М.Галәү. Киртә сикерү 1) тар. Дин алыштыру (бер диннән икенче дингә чыгуга карата әйтелә); 2) Буйсынмау, башбаштаклык күрсәтү, тыйнаксызлану. Гыйльмениса --- артык киртә сикерүчеләр турында ишетеп, чиркангалап та куя: табыла бит бер нәфсесенә баш була алмаган кешеләр. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә