КИРТ и. Берәр әйбернең өслегенә үткен әйбер белән кисеп яки уеп ясалган эз, сыр. Мәннән абзый тагы бер чабуга, агач төбендә кырт киселгән кыек кирт пәйда булды. Мәннән абзый шул агач төбенә тезләнде дә шыңгырдап торган яңа пычкыны кирткә каршы якка куйды. Г.Гобәй. Нарат сумаласы кәүсәгә киртләр ясау юлы белән алына. Н.Верзилин. Көтүчеләрдә бер сыер – бер кирт, ике бозау – бер кирт, алты сарык бер кирт булыр. Шура |