КИРПЕЧ и. 1. 1) Үзле балчыкны ком белән су катнаштырып изеп, махсус калыпта сугып, яндырып эшләнгән төзелеш материалы. Мәхмүт Кашгари сүзлегенә караганда, ул заманнарда ук инде төркиләр яндырылган кирпеч кулланганнар, кирпечне калыплар белән сукканнар ---. Болгар чоры кирпечләре еш кына квадрат формасына якын итеп сугылганнар һәм яндырылганнар. А.Тимергалин. Инде усак бүрәнәләрдән генә түгел, бу яклар өчен сирәк эләгә торган, чәере алынмаган нарат яисә кирпечтән үк җиткерәләр икән йортны. Р.Мөхәммәдиев. Өстәвенә, әнә быел шул ук Биршеденең аръяк яр буена тоташ кирпечтән зур пар тегермәне салып җибәрде. М.Әмир

2) Шундый формада калыпка салып, пресслап һ.б. юллар белән эшләнгән әйбер. Минем күземә икмәк миче ягындагы --- озынча дүрт кырлы бер кирпеч өеме чалынды. З.Бәшири. Кирпеч ипи. Кирпеч чәй // Шундый формада кисеп киптерелгән нәрсә. Торф кирпече. Тизәк кирпече

2. с. мәгъ. 1) Шундый төзелеш материалыннан эшләнгән, салынган. Без әлеге дә баягы кирпеч блоклар ясадык, җәй азагында бу җиңел эш тәмамланды. А.Гыйләҗев. Кирпеч йорт. Кирпеч койма

2) сөйл. Уен кәртендә төшерелгән кызыл ромб һәм шундый кәрт; буби. Кирпеч туз. Кирпеч король



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә