КИРЛЕ’-МЫРЛЫ рәв. 1. сөйл. Теләсә ничек, ничек теләсә шулай. Әнисенең кирле-мырлы сөйләшүе, гел кирегә алуы гаҗәпләндерде аны. С.Рәфыйков. Кирле-мырлы торуына да, вакыт-вакыт читләтүенә дә карамастан, ул да Габдулланы үзенчә яраткан икән ич. И.Нуруллин 2. с. Үзсүзле, тискәре, үҗәт. [Харис:] Менә шушы кирле-мырлы холкың үзең үскән саен азына төшеп, берзаман бөтен эшне, бар кешене дошман күрә башламассыңмы икән? З.Вәли |