КИРЗА и. нем. 1. Төрле хуҗалык кирәк-яраклары, аяк киемнәре һ.б. әйберләр җитештерүдә файдаланыла торган сумалаланган тыгыз тукыма 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән яки ясалган. --- зур кирза итекле, торнадай озын сыйраклы ефрейтор теләр-теләмәс кенә кулларын күтәрде. Ш.Рәкыйпов. Нури Арсланов совет-фин сугышы башлануга янә солдат шинеле кия, ничәмә-ничә еллар буе аяктан авыр кирза итек төшми. Сөембикә |