КИРЕСЕ’НЧӘ рәв. 1. 1) Билгеле булганга капма-каршы төстә, бөтенләй башкача. – Эшләр нәрсәдә? – дип кабатлады профессор, медсестрага кырыс итеп карап. --- – Кем үлә? – Берәү дә үлми, профессор, киресенчә, операция ясап өч көн үтүгә, бер карт палатадан рөхсәтсез чыгып китә. Ш.Рәкыйпов

2) Нәрсәнең дә булса капма-каршысы, киресе буларак. [Хәлфә:] Алайса киресенчә эшлибез, мулла кушканны тыңламаган өчен, алар сине яңакласын! М.Әмир

2. кер. сүз. мәгъ. Әйткәнгә, уйлаганга, көткәнгә капма-каршы буларак. Ана йөрәге Гөлбануга бертөрле дә юаныч әйтә белмәде, киресенчә, үзе йомшарды. Г.Ибраһимов. Ә кайберәүләр, киресенчә, үзләрен үзләре кимсетеп, «без – кечкенә кешеләр» дигән булып йөриләр. Г.Әпсәләмов. [Миргали:] Яхшы кешегә бервакытта да зыян эшләгәнем юк минем. Киресенчә, кешегә яхшылык эшләүдә дип беләм мин бу тормышның мәгънәсен. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә