КИРЕСЕ и. Нәрсәнең дә булса капма-каршысы. [Асия:] --- Теге вакытта моңаеп утырган сары чәчәкләр турында сөйләп җаныма тигән идегез, бүген шуның нәкъ киресен сөйлисез. Нигә? Г.Әпсәләмов. Сәгъдетдин исә, хатынының нәкъ киресе буларак, юаш холыклы, аз сүзле, басымчак бер кеше иде. Я.Зәнкиев. --- Ак төсне ак иттереп тануы үзенә файда китермәячәген белгәч тә, күзен дә йоммас, бөтенләй киресен раслый башлар. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә