КИРЕЛЕК и. 1) Үзсүзлелек, тискәрелек, холыксызлык. Ир ялынып үзенең апасы Фәтхиягә килде, ләкин бу гомерендә беренче тапкыр үзенең сүзендә, кирелегендә теше-тырнагы белән ябышып катты. Г.Ибраһимов. Ире эндәшмәгәч: – Каян килгән сиңа шулхәтле кирелек?.. Өйләнүнең ни авырлыгы бар инде сиңа, я? – диде хатын. М.Галәү. Гайнан --- Ризванның кирелегенә хәйран калып барды. Г.Бәширов. 2) күч. Тотрыксызлык, өзлексез үзгәреп торучанлык; уңайсызлыклар. Язның тискәрелегенә, җәйнең кирелегенә карамастан, борчак-баһадир бирешмәгән. Социалистик Татарстан |