КИРЕЛӘ’Ү ф. 1) Уйлаганча, сөйләшкәнчә эшләмәскә булу, кире уйлау, ниятне үзгәртү, баштагы уйдан ваз кичү. Нурый карт Шибайга кеше аша әйттерде. – Безнең алай кирәксез балабыз юк. Әгәр киреләсәләр, туры әйтсеннәр. Г.Ибраһимов. – Ярый, алайса, мин киттем, Габдулла. Вәгъдә бит инде? – Киреләгәнне көтәсеңме соң син, Билалетдин? И.Нуруллин. Ә Тукай үзе? Дуслары җыйналып кыскач, шагыйрь күнгәндәй була. Аннары кирели. Тагын күнә, тагын кирели... Нәтиҗәдә, бу эш, билгеле инде, булмый кала. Казан утлары 2) Берәр нәрсәдә калышу, ким булу (чагыштырганда әйтелә). Тик ала каз гына, нигәдер, киреләде: башка елларда тугыз-уннан һич ким чыгармаганны, быел оялмыйча ике бөртек биби ияртеп йөри. Р.Төхфәтуллин |