КИРЕЛӘНҮ ф. 1) Кирелек күрсәтү, каршы килү, кушканны тыңламау, карышу. Тышкы яктан малайлар һаман киреләнделәр, --- тыш яктан ишек бавын җибәрми тордылар. Г.Ибраһимов. Иванның болай киреләнүен авыл халкы ошатмады. Г.Бәширов 2) Каршы килү; кире кагу, кабул итмәү. Ләкин авыру башка бер хирургка да риза булмагач, Мансурга артык киреләнергә урын калмады. Г.Әпсәләмов 3) күч. Тормыш турында: һәрвакыт каршылыклы булып, авырлыклар килеп тору Киреләнә бару Торган саен тагын киреләнү. Башта матур сүзләр әйтә-әйтә юатып карыйлар. Мин аның саен киреләнә барам. Елыйм. Аннан соң орышалар. Н.Дәүли Киреләнә башлау Киреләнергә тотыну. (Нурәхмәт:) Тагын киреләнә башлады, Гөлҗиһан апа, аягын терәп каршы тора. Т.Миңнуллин Киреләнеп алу Берара киреләнү Киреләнеп китү Кинәттән киреләнү Киреләнеп кую к. киреләнеп алу. --- Барый, урын җәелеп беткәч, балалар кебек кинәт бер киреләнеп куйды. Ф.Хөсни Киреләнеп тору Даими рәвештә, гел киреләнү. [Карт:] Баядан бирле кәҗә шикелле киреләнеп торасың. Килешми егет кешегә. Н.Дәүли. Ләкин егет аны иңнәреннән кочып алган иде инде. Шәүрә киреләнеп тормады. Г.Бәширов |