КИРЕДӘН рәв. 1) Яңадан, яңабаштан. Ашыга-кабалана ул [кәҗә бәтие] киредән бөдрә йонлылар төркеменә елыша төште һәм, башын игән булып, тын гына баруын белде. Р.Мөхәммәдиев. Тимерхан, җилләр уйнатып, Мөслимгә килде, --- барлык йомышларын йомышлап, киредән кайтырга чыккан иде. Г.Ахунов 2) Кире яктан, кирегә, кире тәртиптә. Моң үзе генә яши алмый, ул хәтер пәрдәләрен ачып, елларны киредән кайтара. М.Галиев. Сүзне киредән уку 3) Артка таба, кире якка. Хәйбулла бабай көтелмәгән сорау бирде: – Әллә соң, мөгаллим, камыты киредән кидертелгәнме? – диде. Ф.Яхин |