КИРЕГӘ рәв. 1) Артка таба, кире якка. Үзем дә сизмәстән, кирегә, сыртның артына чигендем. М.Әмир. Шулай да кирегә юл юк, анда салкын инеш, анда текә яр һәм анда ялгызлык. Р.Мөхәммәдиев. [Xyҗa кеше:] Мин бит беркайчан да пәнҗешәмбе белән җомга көнне кәкре юлда йөрмәдем. Кошлар кирегә таба очкан көнне андый кәсепкә чыкмадым. Г.Бәширов. Болак Казансуга коя торган булган, язгы ташу вакытында гына су, кирегә агып, Кабан күленә кергән. Казан утлары 2) Кире яктан, кире тәртиптә. Минһаҗетдин --- манжетларын җиңенә эләктермичә, кирегә, запонкалары белән эчкә киеп, чәчен су белән чылатып, хатынының тарагы белән тарап та җибәрде. К.Тинчурин. Җәләй ага минем авторефератны актарып чыкты, башта уңайга, аннан кирегә. М.Мәһдиев 3) күч. Начар якка, яхшы якка түгел (үсеш, үзгәреш тур.). Шул төннән минем башым сызлый башлады. --- Бер дә алга түгел – көн саен кирегә, көн саен кирегә. Атна дигәндә урынга яттым. Х.Сарьян. Без яңага таба юл тотабыз. Сез – кирегә таба. Ә.Еники ◊ Кирегә алу 1) Начар мәгънәдә аңлау; 2) Уңай сүзне, уңай эшне кирегә әйләндерү, тискәрегә борып утыру. Әнисенең кирле-мырлы сөйләшүе, гел кирегә алуы гаҗәпләндерде аны. С.Рәфыйков. Кирегә ишү к. кирегә сукалау. Шулай да бит кирегә ишсә язмыш, Үлеп китсә хатын күп тормый яңлыш. Г.Тукай. Кирегә каешып үскән Тискәре, үзсүзле, үҗәт кеше турында. Кирегә китү 1) Начар якка үзгәрү; тукталып калу, дәвам итмәү, үсеш алмау (эш, тормыш тур.). Әй, чукынсын ла бөтен дөньясы! Булмады инде... Бәхетең бер кирегә киткәч... Г.Бәширов. Булмады тормыш ул дигәнчә, булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте. М.Мәһдиев; 2) Аң үсеше, сәяси яктан артта калу. Искеләр [кадимчеләр] арасында көннән-көн яшьләргә карата реакция куәтләнә бара. Искеләр көннән-көн кирегә китә баралар. Ф.Әмирхан; 3) Сәламәтлек начарлану, авыру көчәю. Галимә апаның авыруы тагын да кирегә китте. М.Гафури.– Башта [даруның] бераз файдасы тигән күк була да тагын кирегә китә, – диде Мортаза бабай. Г.Әпсәләмов. Кирегә сукалау Кемнеңдер фикеренә каршы төшү, уңай сүзне, уңай эшне кирегә әйләндерү, һәрнәрсәне тискәрегә борып утыру |