КИРЕ с. 1. 1) Тиешле яки төп тарафка каршы булган, каршы юнәлештәге. Бер генә ут та күренми. Бөтенләй кире якка китеп бармыйлармы? Г.Әпсәләмов. Борылырга җайлы урын эзләп алга барганда, каршыбызга бер атлы килеп чыкты. – Кая китеп барасыз болай, кире якка? М.Әмир 2) Берәр нәрсәнең уңай якка булмавын раслый торган; көткәнгә капма-каршы булган, капма-каршы эчтәлекле, тискәре. Зифа карчык аны [Шәрифулланы] табын янына, көндезге ашка чакырды, әмма кире җавап алды. А.Шамов. Кире нәтиҗә 3) Тискәре, начар; ямьсез. Тәртипкә чакырырга кирәк андый кешеләрне. Башкаларга кире йогынты ясап куюлары бар. С.Рәфыйков 4) Бозык, яман, тыелган. Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Г.Тукай 5) Уңай булмаган, нәрсәне дә булса хупламый торган, әһәмиятен танымый, инкяр итә торган. Үзенең бу «күмәкләштерү»гә мөнәсәбәте нинди булгандыр, әтиебез бу хакта беркайчан да сүз катмады, уемча, шактый кире мөнәсәбәттә торгандыр дип беләм. Р.Әмирхан 6) Кеше сүзен тыңламаучан, тыңлаусыз, кеше сүзенә карышучан; үҗәт. Карт түзмәде, сәке кырыена төшеп, ачуыннан идәнгә типте. – Керәшендәй кире икәнсең! Ярар, тавышың тыгылсын! Г.Бәширов 7) Әдәбият һәм сәнгатьтә: уңай булмаган, тискәре. Әсәрдә бер якта бик әшәке, бик кире типлар, икенче якта бик uҗади уңган типлар бирү --- схемасы нык күзгә бәрелә. М.Җәлил. Кире образ 8) Файдасы булмаган, нәтиҗәсез. Кырмыска оясыдай кайнаган станция күренеп торсын. Шул фикерне бизмәнгә салып, уңай һәм кире якларын тәгаенләгәндә, станциядә тагын берәү күренде. Ш.Рәкыйпов 9) мат. Берсенең артуы белән икенчесе кими торган. Математика теле белән әйткәндә, монда кире пропорция: гыйльми дәрәҗәң ни кадәр түбән булса, эшләгән сәгатьләрең шул кадәр күп була, яки киресенчә. Х.Сарьян. Кире пропорциональ багланыш 10) мат., физ. Нульдән түбән, минус тамгасы белән билгеләнгән 11) Йөз ягына каршы булган; эчке, сул, тыштан караганда күренми торган (киемгә карата). Тунның кире ягын әйләндереп кию. Пальтолык тукыманың кире ягы 12) Хат, телеграмма, посылка җибәрүченең үзенеке, җибәрүче затныкы. Кире адрес: «Мәскәү» дигән, Аннан язган урамын. М.Җәлил 2. рәв. мәгъ. 1) Элекке, үтеп киткән, капма-каршы якка, барган юнәлештән артка борылып. Гөлбану, мондый бәхетсезлеккә очраганга әрнеп, кире керде. Г.Ибраһимов. Колач җитмәс юан нарат бүрәнә тимер юл буйлап пычкылар арасына кереп китә, ә дигәнче, унлап-унбишләп тактага әверелеп, кире чыга. М.Әмир. Шау-шу кинәт тынды. Әхмәт кире борылып, тәрәзә янына барып басты. Г.Бәширов 2) Яңадан, тагын, кабат. Эшеңне кире сүттергәнгә гарьләнеп, үпкәләп утыруыңны --- беркем дә күрмәде шикелле. Г.Бәширов. Бер фикерне төгәлләр-төгәлләмәс икенчесенә, өченчесенә сикерде, аннан яңадан кире кайтты. Г.Әпсәләмов. Яңалифебезгә кире кайту безнең телебезне саклап калу, аның кулланылышын киңәйтүдә --- зур этәргеч булачак. Ә.Кәримуллин 3. бәйл. функ. диал. Соң, ары. Калган эш – төштән кире. Мәкаль. – Моннан кире сыер асрап булмас, – диде Фәрдәнә. Казан утлары ◊ Кире баштан Яңадан, яңабаштан. Дөрес текмәгәнсең, кире баштан сүтеп тек. З.Бәшири. Кире башы белән Астын өскә әйләндереп. Кире беткән Үҗәт, үзсүзле, тискәре. Мин – ярты дөньяны айкап чыккан кеше. Тик бездәге кадимнәр ише кире беткән томана башларны беркайда да очратмадым. Г.Бәширов. Ләкин Салих Батталны сез яхшы беләсез: ул төп кебек кире беткән бер кеше иде. Р.Мостафин. Кире бору Кабул итмәү, үтенечне канәгатьләндермәү. Булды, сорап килүче, артыннан йөрүчеләр булды, барысын кире борды, ярәшкән егетем бар, ди-ди көтте. Р.Мөхәммәдиев. Кире җибәрү к. кире бору. Ничә генә егет яучы җибәреп карамаган! Берсенә дә бармаган. Килгән берсен якты чырай, тәмле тел белән кире җибәрәдер иде, ди. Г.Бәширов. Кире кагу 1) Кабул итмәү, нәрсәдән дә булса баш тарту. Тютеев бары тик иремнән аерылган тәкъдирдә генә эшемдә калдырырга риза булды. Мин эшемне яратсам да, бу тәкъдимне нәфрәтләнеп кире кактым. Г.Әпсәләмов. – Сине тыңлау кызык, әлбәттә, – дидем мин. – Син сөйләгәннәрне кире кагу ансат түгел. Г.Минский. [Карчык:] – Аның үз эше бу. --- Нигә алмыйсыз, нигә кире кагасыз, – ди, – ничек итеп мин аны аңа кире алып кайтып күрсәтим, – ди, – үпкәләр бит. А.Шамов; 2) Инкяр итү, танымау. Көр күңелле язучы [М.Мәһдиев] ике явызлыкны кире кага: ятимлек һәм ялгызлык. Т.Галиуллин. Заһир Габделваһапов ачыктан-ачык ике тылмач аркылы сөйләшә, боларның барлык таләпләрен дә кире кага. Р.Әмирхан. Ш.Мәрҗани Бохара мәдрәсәләренең тәртипләрен, андагы укыту формаларын кире кага, --- үзе кирәк дип тапкан фәннәрне укыта башлый. Р.Хисмәтуллин; 3) Ризалык бирмәү, каршы килү. Кызын сорап яучы җибәргән, атасы кире каккан. Н.Исәнбәт. [Солтан:] Әти, яратам мин Гамбәрне ---. Кире генә какмагыз. --- Күптән инде күңеленә хуш килгән кешене Юныс үзе дә кире кагарга теләми. Г.Шәрипова; 4) Туктату, хәрәкәтен өзү, тоткарлау. Безнең бурыч, авылда ныгып калып, --- дошманның барлык контратакаларын кире кагу. И.Гази. Теге як ярда каты бәрелеш бара. Безнекеләр ярсулы дүрт һөҗүмне кире какканнар. Ш.Рәкыйпов. Кире кайтару 1) Үз сүзеңнән, фикереңнән баш тарту. Кире кайтар, бәгърем, сүзләреңне Яндырма син мине утыңда. Ф.Бурнаш; 2) Кабул итмәү, борып җибәрү, каршы килү. Ел саен картка яучы җибәрәм. Юк бит, насыйп түгелме, көне җитмиме, карт, кемне генә яучы итсәм дә, кире кайтара. Г.Ибраһимов. Кире кайту 1) Баштагы уеннан, сүзеннән баш тарту, ваз кичү. Мин ул баштагы фикеремнән кире кайттым, сүзләремне кире алам. Н.Исәнбәт; 2) Кабул ителмәү, кире кагылу. Шуның өстенә, үзең дә ялгыз булгач, син инде теләсә кемгә башкода җибәрсәң дә, сүзең кире кайтыр дип шикләнмисең. Г.Ибраһимов. Кире какмаслык Нык ышандыра торган, шикләнергә урын калдырмый торган. Тикшерүченең фикеренчә, катыргы тышларына сургыч мөһер басылган шушы кенәгәләр кайсы Вәлиевнең Советлар Союзы Герое булуын һичкем кире какмаслык дәлилләр белән тәгаенләргә тиешләр иде. Ш.Рәкыйпов. Викториянең йөзенә тәвәккәллек чыкты: – Бар! Һич кире какмаслык дәлилләрем бар! Ш.Рәкыйпов. Кире килү 1) Карышу, риза булмау; 2) Эш уңайга бармау, каршылык чыгып тору. Чукыныплар китсен, эш бер кирегә китсә, гел кире килеп тора. Н.Исәнбәт. Ялның икенче көне дә адәм рәтле үтмәде, менә кичкә кергәч тә, гел кире килеп тора. Р.Төхфәтуллин. Кире китү к. кирегә китү. Фатих байның дөнья рәтен белмәве, эшенең кире китеп, тиз арада бөлгенлеккә төшүенә сәбәп булды. Н.Исәнбәт. Бер кире китсә, гел кире китә бит ул! --- Юк икән, бетмәгән икән Гыйльменисаның күрәселәре. Ф.Хөсни. Киресе килү Киреләнү, тискәреләнү, киреләнгән чагы булу. Кире сөрү Булырга торган, көйләнгән эшне юк-бар сәбәп табып булдырмый калдыру. Кире сүтү к. кире сөрү. Әнә бар бит берүзе күренмичә артта яшеренеп «рецензия» язып, кеше әсәрен юкка чыгарып, шуның гонорарына эчеп йөрүче алама татар. Шул адәм актыгы минем иҗатымны кире сүткән. Г.Минский. Кире уйлау Баштагы уйдан кире кайту. Ул курортка бармаска булган, кире уйлаган. Казан утлары. Кире ягы белән торган Кәефсез, юньләп сөйләшми, сүз кабул итми торган кешегә карата. Җә, җә, Мәхүпҗамал абыстай, сөйлә, аңа карама, ул әле бүген кире ягы белән торган. Г.Камал. Кире яктан исү Каршылык килеп чыгу, уңмау. Кыш ничек тә үтәр, бер җәй, Алла боерса, урак-печән эшләсәк, көзгә кечкенә өй салырбыз, --- менә шулай акрынлап аякка басарбыз дип исәп йөрттеләр. Ләкин җил бераз кире яктан исеп куйды. Г.Ибраһимов |