КИРӘМӘТ и. гар. 1. 1) Ислам динендә: кешеләр эшли алмый, изгеләр, әүлия затлар гына эшли ала торган эш; к. кәрамәт 2) этн. миф. Билгеле бер урынның хуҗасы булып исәпләнгән, табыныла торган илаһи көч, рух. Кирәмәткә корбан чалу. Мари халкының Кирәмәт исеме белән бәйле ышанулары һәм йолалары 3) Идел буе халыкларындагы мәҗүсилектә агачка табыну, аңа корбан китерү учагы // Мәҗүси келәү урыны, гадәттә изге агачлык 4) Берәр изге рухка корбанлык итеп билгеләнгән әйберләр (гадәттә алты өлештән торган һәм махсус урында сакланган) 5) бот. Элмәчәләр семьялыгыннан караманың ялан җирдә ялгыз үсә торган вак яфраклы төре; каез; русчасы: вяз полевой. Әптери агай --- кыр уртасында, кирәмәт агачы янында куып җиткән теге егетне. Г.Әпсәләмов 6) Табигый бәла-каза, һәлакәтләр. Хәзер инде андый кирәмәтләр (корылык, ачлык һ.б.) бик аз очрый дала ягында. Ш.Мөдәррис 7) Гаҗәпләнерлек, искитәрлек хәл, вакыйга; гадәти булмаган күренеш; могҗиза. [Шикле кеше:] – Эһем... Менә сиңа кирәк булса кирәмәт. [Яшь егет:] – Монда бер дә кирәмәт-мазар юк, тотканнар да [Галимҗан белән Нәфисәне] өйләндергәннәр. Ф.Бурнаш 2. с. мәгъ. Үзсүзле, холыксыз, кире беткән (кеше тур.) ◊ Кирәмәте килү Киреләнү, карышу, риза булмау. Ни кирәмәте килгән тагы? Кирәмәте китү Киреләнми башлау, киреләнүдән туктау. Кирәмәтенә бару к. кирәмәте килү |