КИРӘК-ЯРАК җый. и. Берәр төрле эш, шөгыль өчен кирәкле әйберләр, әсбаплар, кораллар һ.б. --- Меңнәрчә чакрымнарда рельс сугышы башланып, фронтны вакытында кирәк-ярак белән тәэмин итү тукталса, кикрикләре тиз шиңәр [фашистларның]. Ш.Рәкыйпов. Өсте салам белән капланган зур куыш алдында чиләкләр, пудовкалар, балталар, брезентлар һәм тагын әллә никадәрле шундый кирәк-яраклар ята. М.Әмир |