КИРӘКСЕНҮ ф. 1) Кирәк дип табу, кирәк дип санау. Аякларым оеп каткан: бераз гына йөрергә кирәксендем. Г.Ибраһимов. Бакчачы картны юату мөмкин түгел иде. Моны беребез дә кирәксенмәдек, әйдә, бушатсын хәсрәтен. Ш.Рәкыйпов. Бу риваять беркадәр төзәтмә кертүне кирәксенә. И.Нуруллин

2) Нәрсәне дә булса көтеп алу һәм шуңа омтылу. Кадерен белеп, тырышып укып, тәрҗемәче, инде бик кирәксенәләр икән, хәрби атташе булыр иде [егет]. Ш.Рәкыйпов. Гомумән, безнең, кирәксенеп, теләп тапкан балаларыбыз туганнан алып нинди үрнәкләр күреп үсә соң? Э.Шәрифуллина. Тарих сабакларын тәкрарлап акыл алу юк, аны кирәксенмиләр дә. Хәтер югалган, күмелеп калган. А.Гыйләҗев

3) Кемне дә булса юксыну, сагыну. Күптән очрашмаган якын дустыңны кирәксенү

Кирәксенә башлау Кирәксенергә тотыну. Соңгы вакытта мәктәпләр аны кабат кирәксенә башлады. Ватаным Татарстан

Кирәксенеп йөрү Озак вакыт яки күптәннән кирәксенү; кирәксенгән хәлдә булу

Кирәксенеп кую Кинәт кирәксенү

Кирәксенеп тору Һәрвакыт, гел кирәксенү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә