КИРӘКСЕЗГӘ рәв. 1) к. кирәкмәгәнгә. Менә бит ул, көтеп-көтеп тә инде онытыла башлаган, инде кирәксезгә, әһәмиятсезгә әйләнә язган минутлар. Л.Ихсанова. Һәм мин бер нәтиҗәгә килдем. Кошларда очраклы бер генә хәрәкәт, кирәксезгә бер генә аваз да булмый. М.Мәһдиев 2) Тиешсезгә, урынсыз. Фәлән-фәлән кием астыннан кирәксезгә фәлән кием күренеп тора икән – моны җай белән генә әйтмичә калмыйлар. М.Мәһдиев |