КИРӘКСЕЗ с. 1) Кирәкмәгән, кирәге булмаган; әһәмиятсез. Егетнең тел төбен сиздем. --- Китапта кирәксез урыннар да күп ул, дип кенә әйтәсе урынга, үзеңә уйларга куша. Х.Сарьян. Ни тырышуына карамастан, Юматша мәрхүмәнең табылган запискасының кем тарафыннан язылуын әле һаман ачыклый алганы юк иде. Мансур исә моны бөтенләй кирәксез эш дип карый, эзләшүдә катнашмый иде. Г.Әпсәләмов. Художество әсәрләрен кирәксез детальләрнең күп булуы боза. Ә.Исхак 2) Тиеш булмаган, урынсыз, нигезсез. Юк, эләкмәде Жан. Шулай да Минск партия подполье комитеты аны кирәксез тәвәккәллекләр белән артык мавыкмаска, үзен сакларга кушты. Ш.Рәкыйпов. Xyҗa урыны белән кирәксез җиңеллек, диваналык күрсәтә. М.Җәлил. Анда [хикәядә] автор --- кунак көткәндәге кирәксез ыгы-зыгыларны, өзек-өзек картиналарда булса да, шактый тасвирлы күрсәтә алган. М.Гайнуллин 3) Кирәклеге булмаган, урын гына алып торган, кирәгеннән артык. Кирәксез кием. Кирәксез урын-җир. Кирәксез җиһаз 4) Артык, кадере булмаган, кадерсез. Нурый карт Шибайга кеше аша әйттерде: – Безнең алай кирәксез балабыз юк. Әгәр киреләсәләр, туры әйтсеннәр, бердәнбер кызыма минем өемдә урын җитәрлек. Г.Ибраһимов |