КИРӘКСӘ’-КИРӘКМӘСӘ рәв. Кирәк булмаганга, тикмәгә, юкка, тиктомалга. Сәлмән Галләмов өстәл өстендә таралып яткан китап-дәфтәрләрен, кирәксә-кирәкмәсә йөрткән газет-журналларын малаеның иске портфеленә дыңгычлап тутырды. Х.Сарьян. Ияләшә төшкәч, кирәксә-кирәкмәсә дә шул баскыч буенча менеп-төшеп йөрү минем өчен бик күңелле уен иде. М.Әмир. [Гыйлаҗ:] Фәйзулла малаеның кузгалып киткәнен карап торам ---. Тизлеккә салуының һич рәте юк, кирәксә-кирәкмәсә тормозга баскан була. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә