КИРӘКМӘСКӘ рәв. к. кирәкмәгәнгә. Бер юньсезе кирәкмәскә баз казып куйган. А.Алиш ◊ Кирәкмәскә әйләнү Исемен, дәрәҗәсен җую, үзенә илтифат бетү, авторитеты төшү. [Әбием:] Килен, яшь вакытта улымны бик яраттың бит. Олыгая башлагач, нигә кирәкмәскә әйләнде соң ул? Э.Шәрифуллина |