КИРӘ’КМӘГӘНГӘ рәв. Мәгънәсезгә, юкка, тиккә, тиешсезгә. Аның дәрәҗәсендәге кешеләрнең хатыннары акчаны пачкалап туздырсалар, аның Раечкасы кирәкмәгәнгә артык бер тиенгә дә тими. З.Кадыйрова. Кызның кирәкмәгәнгә кысылып торуы Чәмәтнең ачуын гына китерде. Х.Сарьян. Хәтимә, өйгә кайтып керү белән, бер дә кирәкмәгәнгә кулына сөлге алды. Г.Галиев |