КИРӘ’КМӘГӘН с. 1. 1) Мәгънәсез, урынсыз, кирәкмәс. Бу зур эшнең бер кулда булуы биш томның бөтенлекле булып чыгуына китерә, комментарийларда кирәкмәгән кабатлаулардан коткара. Ф.Галиуллин. – Юк, әни, бармыйм, диде Рәүфә. Кайбер хатыннар киләләр дә, эчне пошырып, кирәкмәгән сүзләр сөйлиләр. А.Шамов

2) Чамасыз, кирәгеннән күпкә артык. Житмәсә, хатыны кирәкмәгән матур. Н.Исәнбәт

2. и. мәгъ. Кирәкмәс, урынсыз нәрсә. Кире кирәкмәгәнне сөйләр. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә