КИРӘКЛЕ’-КИРӘКСЕЗГӘ рәв. 1) Сәбәбе, нигезе булмыйча; юкка-барга. Бигрәк тә Көнчыгыш вәкилләренә һич мөнәсәбәте булмаган Лукашевичның монда үзен хуҗадай хис итүе, кирәкле-кирәксезгә тыкшынуы канәгатьсезлек тудыра. Р.Мөхәммәдиев

2) Максатсыз, кирәге булмаган килеш, тиккә. Кирәкле-кирәксезгә өй белән лапас арасында йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә