КИРӘКЛЕК и. 1) Кирәк (кирәкле) булу; зарурлык, ихтыяҗ, хаҗәт. Итәккә күпме метр тукыма кирәклеген белү өчен, итәк озынлыгын өчкә тапкырлыйбыз. Л.Мөхәммәт. Чынлап та, Мидхәтне нидер эшләтергә кирәклек үзеннән-үзе аңлашылып тора иде. Ф.Хөсни. Бар кешелек дөньясына Кирәклеген белдереп, Мәңге яшәр Тукаебыз, Елатып вә көлдереп. Л.Шагыйрьҗан 2) Сарыф ителә, тотыла торган акча; чыгым. [Әтисе улына:] Янымда синнән башка биш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Т.Биктимирова 3) Тиешлек. [Профессор:] Мин инде, хөрмәтлем, кайчан нәрсә сөйләргә кирәклеген беләм... Һәм рәхим ит: отчёт әзер!.. Ш.Рәкыйпов. Мәхмүт писарьга коры кул белән барырга ярамаганлыкны шактый ачык итеп ишарәләде. Әйе, бирергә кирәклеге ачык, анысын яхшы төшенде Габдулла абзый. Ф.Хөсни. [Ильяс:] – Гаяз, --- тор, күр тизрәк безнең авылның ямьлелеген ---. Күзеңне генә ачып кара, уянырга кирәклекне үзең үк аңларсың. М.Әмир 4) Мөһимлек, әһәмиятлелек. Мәрҗани «Вафиятел-әсляф...»та Кышкар авылы мулласы Исмәгыйль хәзрәт белән Хөсәен Фәезханов арасында булган бәхәсне, рус телен укыту кирәклеге турында X.Фәезханов китергән дәлилләрне бик тәфсилләп яза. Х.Хисмәтуллин. Симпозиум төрки халыклар өчен «уртак» әлифба кабул итү кирәклеген таный. Ә.Кәримуллин |