КИРӘКЛЕ с. 1) Кирәк була торган, кирәк булган, нәрсәгәдер яраклы. Кирәкле барлык китапларны Юматша үзе табып алып кайта. Г.Әпсәләмов. Ашамлыклар әзерләгәндә, суган иң кирәкле тәмләткеч булып тора. Татар халык ашлары. Фәйзулла Хаясиевич --- тимер шкафка таба узды, аннан кирәкле эш кәгазьләре алырга ниятләде. Ш.Рәкыйпов 2) Әһәмиятле, мөһим, файдалы, зур роль уйный торган. Хәзер Алексей Лукич үзе дә икеле-микеле сөйләшә. Сәлахка кирәкле язуларны да бирми тора. Г.Әпсәләмов. Була җыелышлар, бәхәсле мәсьәләләр буенча чыгышлар ясыйм. Ә иң кирәкле сүзләрем соңыннан исемә төшә. М.Әмир. Мәрҗани дә, Хөсәен Фәезханов та үз мәмләкәтенең рәсми телен белүне иң кирәкле эшләрдән санадылар. Х.Хисмәтуллин 3) Тиешле, билгеле яисә билгеләнгән. Бик шәп балта остасы иде ул [Хәсән Сарьян]. Бөтен кирәкле кораллары да бар иде. Ә.Еники. Һәр өстәлгә нәкъ кирәкле ризык һәм нәкъ кирәк кадәр китерелде. Г.Шәрипова 4) күч. Нинди дә булса эштә яки берәр мәсьәләне хәл итүдә файдасы тиярдәй, эшкә яраклы. Кирәкле ташның авыры юк. Әйтем. Сигезне бетергән Айбулат шофёр-трактористлар курсына укырга китәргә җыенды. Колхозда иң кирәкле кешеләр иде алар. З.Кадыйрова. Флёра апа үзе дә танышкан чакта: – Мин – кирәкле кеше, ярдәмем тими калмас. Салым инспекциясендә эшлим, – дигән иде. Шәһри Казан 5) хәб. сүз мәгъ. Файдалы булу, кыйммәтле булу. Бу хезмәтләрнең әһәмияте әле дә кимемәячәк, алар халыкка бүген дә кирәкле. Мәдәни җомга ◊ Кирәкле кишер яфрагы ирон. Кирәксез, әһәмиятсез, файдасыз кешегә карата әйтелә. [Ризван:] Һу-һу, кара син! Бояр да әйтә, урман минеке, ди, син дә тагы. Каян килгән кирәкле кишер яфраклары! Н.Исәнбәт. Бу абзыйларның күбесе бит ялга чыкканчы зур урыннарда эшләгәннәр. Кирәкле кишер яфраклары булганнар. Т.Галиуллин. Кирәкле кылына басу Кемнең дә булса йомшак ягын белеп, шуннан үз мәнфәгатьләрең өчен файдалану |