КИРӘ’К-КИРӘКМӘГӘН с. 1. Кирәк-кирәкмәс, файдасы булмаган, урынсыз. Кирәк-кирәкмәгән сүзләр сөйләү. Кирәк-кирәкмәгән эшләрдә катнашу 2. кирәк-кирәкмәгәнгә рәв. мәгъ. Бушка, тиккә, заяга. Кирәк-кирәкмәгәнгә кереп-чыгып йөрү 3. и. мәгъ. Урынсыз, мәгънәсез нәрсә. Ул арада әнинең апасы чәчрәп чыгып иренә ташланды. – Кирәк-кирәкмәгәнне кузгатып син утырасың! – дип тузынды. Э.Шәрифуллина |