КИРӘККӘ рәв. Кирәк булганга, кирәк булганлыктан; нинди дә булса максат белән. Минем бик кирәккә генә дип саклап калдырган шакмак ярым шикәрем бар. Ф.Бурнаш. Кайвакытларда Мәликә Рәүфәне дә орышкалап ташлый иде. Ләкин эш кулы кирәккә алганлыкны уйлагач, тынычлана. А.Шамов. Кирәккә чапкан кеше аны [печәнне] ярты көндә эш итеп чыга инде. М.Мәһдиев |