КИРӘГЕ’НЧӘ рәв. 1) Кирәк булган кадәр, тиешенчә, тиешле дәрәҗәдә. Ничек кенә булмасын, рөхсәт алынды, һәм Гафур аннан кирәгенчә файдаланды. Г.Шәрипова. --- Ул аяусыз көрәшнең серләренә бүген дә кирәгенчә төшенеп бетү җиңел түгел безгә. М.Әмир. Ә Мәрьяме аның кирәгенчә тигез, сабыр холыклы, аек акыллы хатын иде. Ә.Еники

2) Нормаларга, таләпләргә туры килерлек итеп, дөрес итеп. Яка кирәгенчә ятмаса, аның да урыны дөрес уелмаган дигән сүз. Л.Мөхәммәт. Хисаминың хатыны ачык күңелле һәм үзен кирәгенчә тота белә иде. Г.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә