КИПШЕРҮ ф. 1) Шактый кибү, дымы кимү. Менә озын сыйракның кипшергән иреннәре иксез-чиксез Рәсәйдә олысына-кечесенә яхшы таныш, кадерле исемне янә пышылдадылар. Ш.Рәкыйпов. [Гөләндәм:] Алай иренең бик кипшергән икән, нәрсә ялманып торасың, сал да эч үзеңә кирәкне. Ф.Хөсни

2) Кибеп, үз хәленә кайту, сурыгу. Юллар кипшергәч, походка чыгу

3) күч. Ябыгу, бетәшү, хәлсезләнеп, кечерәеп калу. Шушы кипшереп как сөяккә калган, тавышы да хәлсез генә булып чыга торган карт кайчандыр аю тоткан. Н.Исәнбәт

4) күч. Саегу, бетүгә бару (акыл, рухи сыйфат һ.б.ш. тур.). [Шагыйрьнең] Олыларча борчулы, ләкин балаларча шат бай күңеле сизелеп тора. Ул күңелләр берүк бай булсыннар иде! Кипшермәсеннәр иде! М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә