КИПШЕНҮ ф. 1) Бераз кибү, кибә төшү. [Фидаил:] Чәчен алгач, җылы су салып торып башын юдым. Әзрәк кипшенсен инде дип, мич буенда бераз утырып торды. Х.Сарьян

2) Тамак кибү, сусау. Г.Батталов язучының кипшенгән, күм-күм булып күгәргән иреннәренә кашык белән су тамызып тора. Р.Мостафин

3) Сурыгу, кипшерә төшү. Аяк аслары тәмам кипшенеп, --- кешеләр инде бөтен язгы эшләрен бетергәч кенә, ике кызымны ияртеп, мин дә бакчага киттем. Э.Шәрифуллина

4) күч. сөйл. Үтә ябыгу, корышу, арыклану. Шулай бер ел узган, ике ел узган, ди. Ә кыз һаман газап утында янган да көйгән. Чыра кебек кипшенгән, ди. Н.Дәүли

Кипшенә башлау Кипшенергә тотыну. – Кайтырга вакыт, – диде Сары Пошлак, тияккә тезгән һәм кипшенә башлаган балыкларыннан бодай бөртекләрен сыпыргалап. С.Гаффарова. Ә инде берәр ышык җирдә кипшенә башласа, Марс манзарасы төшерелгән төсле фотоплёнка диярсең – кипкән бер җире яңа төскә керә башлый. Р.Бәхтияр

Кипшенеп бетү Тәмам кипшенү. Дөрес, баш бүрәнә ягында булыр, кипшенеп беткән мүккә терәлеп торыр. Сөембикә

Кипшенеп җитү Тиешле дәрәҗәдә кипшенү. Ахыргача кипшенеп җитмәгән асфальт

Кипшенеп калу Берәр вакыйгадан, тәэсирдән соң кипшенү. Язучы [Г.Ибраһимов] бу вакытта да авыру, хәлсез була: --- тагын да ябыга, кечерәеп, кипшенеп кала. Р.Мостафин

Кипшенеп яту сөйл. Кипшенгән хәлдә булу. Үксүләрем яусын иде кипшенеп яткан болынга. Р.Зәйдулла. Анда яңа уңыш – гәрәбәдәй арыш кипшенеп ята. С.Зыятдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә