КИПТЕРҮ и. 1) Дымлы әйберләрнең дымын бетерү, коры хәлгә китерү. Урындык ясыйсы каенны әти, күләгә урында өстен каплап, үз көненә елдан артык киптерде. Г.Бәширов. Гөлчирә апа бик җентекләп безнең ашау-эчүләребез, --- яз-кыш юешләнеп кайтсак, кием-салымнарыбызны кайда киптерүебез турында бәйнә-бәйнә сораша башлады. Р.Төхфәтуллин. Идән такталарын үткән язда ук ярып, күләгәдә киптергәннәр. Х.Сарьян

2) Озак саклансын өчен, үсемлек, җиләк-җимеш һ.б.ларның дымын, юешлеген махсус рәвештә бетерү, коры итү. [Шәвәли карт] шунда чәчелгән тәмәкенең яхшысын сайлап, кояшта киптереп эшләде. Г.Ибраһимов. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән киптерәбез. Р.Мөхәммәдиев. Ләкин аны [сфагнум мүген] артык киптермәгез, чөнки артык киптергәндә, ул ваклана һәм дымны сеңдерми башлый. Н.Верзилин

3) Сазлы урынны махсус җайланмалар ярдәмендә суын суыртып, корыту. Тундра туфрагында авыл хуҗалыгы культураларын уңышлы үстерү өчен, туфракны киптерергә, җилләтергә һәм мәңге туң катлауның тәэсирен азайтырга кирәк. А.Фатхуллин. Казанның Яңа Савин районында сазчыкларны киптереп, күпкатлы йортлар төзеделәр. Мәдәни җомга

4) Кирәкле дымнан мәхрүм итеп, артык дәрәҗәдә корыту, дымсызландыру. Ишегалдына бер төркем яшьләр кайтып керде. – Әйдәгез, бакчага кертеп җиргә күмик, кояш чыккач, кыздырып, [гөлҗимеш куагының] тамырын киптермәсен, – диде берсе. Л.Ихсанова. Печән өстенең киң күңелле юмарт кояшы, Идел буе халкының киң тугайлардагы бетмәс-төкәнмәс печәнен киптереп арыганнан соң, баер якка авышкан иде. Г.Бәширов

Киптерә башлау Киптерергә тотыну. Ә, димәк, беренче үләннәрне җыеп, кыш өчен киптерә башларга да озак калмады. Мәгариф

Киптерә тору Ниндидер процесс барышында яки процесс башланганчы киптерү

Киптереп алу Бераз киптерү, тиз-тиз киптерү

Киптереп бетерү Тәмам киптерү

Киптереп кую Киптереп, әзер хәлгә китерү

Киптереп утыру Озаклап киптерү. Минем зур апаемның өлкән улы Заһир абый кайдадыр юешләнгән оекларын киптереп утыра иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә