КИҢЧӘ с. 1. 1) Киңәйгән, киң генә, җәенке. [Яков] буйга кечерәк, киңчә гәүдәле --- егет иде. М.Әмир. Киңчә битле өлкән сержант уртага чыкты. М.Мәһдиев. Ул урта буйлы, киң генә җилкәле, сыны нәкъ хәрбиләрнекечә төз, җыйнак, йөзе шома, кара тутлы, башкортныкына тартым киңчә-түгәрәк, ләкин борыны бик туры… Ә.Еники 2) Таза гәүдәле, киң җилкәле. Асаф иртәгесен военкомат коридорына килеп басачак кырган башлы кара егетләргә күз салды, --- сугышка кадәр егетләр буйлырак, киңчәрәк була иде, хәзер егетләр вакланды. М.Мәһдиев 2. рәв. мәгъ. Киңрәк итеп, зуррак үлчәп. Киемне киңчә кисү |