КИҢЛЕК и. 1) Киң булу. Яр Чаллы урамнарының киңлеге, заманча төзелгән мәдәният сарайлары белән сокландыра. Р.Рахман. Юлның киңлеге шул килеш кала бирә. Безнең гәҗит 2) Берәр нәрсәнең аркылы үлчәме, иңе. Күкнең киңлеге – кояш йөреше белән бер көнлек юл. Әйтем. Кайсы гына предметны алып карасак та, без аның өч үлчәнеше, ягъни озынлыгы, киңлеге, биеклеге булуын күрербез. Җ.Тәрҗеман. Авыл артындагы үзәнлеккә инде миналардан пехотага һәм танкларга каршы перекрытие ясалган, алты-җиде метр чамасы киңлектә юл-коридор калдырылып, чигенүче гаскәр шул коридордан гына узарга тиеш иде. М.Мәһдиев 3) Җәйрәп яктан иркен җир, гаять киң мәйдан. Значок космик ачышларга, галәм киңлекләрен яулап алуга багышлап язылган, һәм анда 1957–1980 дигән саннар бар иде. А.Тимергалин. – Күрәсезме, – диде әнкәләре, – әнә анда, бик еракта, ап-ак киңлекләр аръягында ак калкулыклар башлана. Р.Мөхәммәдиев. Юлга таба салынып төшкән башаклар ара-тирә Хәнифәнең ялангач беләгенә ышкылып-ышкылып калалар, тирә-якта киңлек, киңлек. Ф.Хөсни 4) Ара, буш урын, ачыклык, пространство. Кыю һәм горур, Җәеп кочагын, зәңгәр киңлектә оча яшь лачын. З.Мансур. Космик киңлекләрне үзләштерү 5) геогр. Экватордан меридиан буенча (көньякка яки төньякка таба) градуслар белән үлчәнә торган ара. Теләсә нинди ноктаның географик киңлеген карта яки глобустан табу өчен, аның кайсы параллельдә икәнен белергә кирәк. Физик география. Кыш көне мич якмыйча булмый: без бит урта киңлекләрдә яшибез. А.Тимергалин 6) күч. Нәрсәнең дә булса барлык сыйфатларының җыелмасы, асылы; тулылык, тирәнлек. Бу бозык, кешелекләрен җуйган кара солдатларга кемлегебезне аңлатып бирә алмасак та, без бүген аларга булышырга әзер торуыбыз белән өстенлегебезне, күңелебез киңлеген раслыйбыз. А.Гыйләҗев. Биредә укыган чорда Ф.Әмирхан үзенең яшьтәшләреннән эрудициясе, карашының киңлеге --- белән аерылып тора. Р.Әмирхан. Мин Хәдичәмнең гүзәл рухи сыйфатларына – күңеленең сафлыгына, холкының киңлегенә, тыйнаклыгына сокланып яшәдем. Мәдәни җомга 7) күч. Хөрлек, иркенлек. Монда киңлек, монда җәннәт. Ни кирәкләр бар да бар. Г.Камал. Алар [композиторлар] үз халыкларының рухи дөньясын ачу аша иксез-чиксез рухи киңлекләргә чыгалар. Т.Галиуллин |