КИҢӘЮ ф. 1) Киң булып китү, киңгә әверелү; җәелү. Башта кояш баешыннан гына чыккан болыт тиз арада киңәйде: --- берничә минут эчендә күк йөзен каплап алды. Г.Ибраһимов. Киңәйделәр безнең барган юллар, Тулыланды матур тойгылар. Ә.Ерикәй. Киң маңгае тоташ сөяк булып, бәрәңге тукмагы сыман таза очлы ике мөгез белән янга киңәйгән. М.Мәһдиев

2) физ. Күләме арту. Йөрәкнең стеналары тыгыз һәм эластик булганлыктан, артерияләр бу басымга чыдыйлар һәм тартылып киңәяләр. Анатомия. Очкын эләгүгә, теге газ гөлт итеп кабына да, киңәеп, поршеньны этә башлый. А.Сафин. Җисемнәрнең җылылыктан киңәюе

3) Иркенәю, ачылып китү. Әлиф яткач, урын киңәйде, теге алты малай да арага сыйды. Г.Ибраһимов. Тау башына чыксаң, дөнья тагын киңәя… Г.Исхакый

4) Сан, микъдар, күләм, масштаб һ.б. ягыннан арту, үсү. --- әллә ничә өлеш зур салам эскертләре баскыч-баскыч булып күккә таба үрмәлиләр, озынаялар, киңәяләр, биегәя баралар. Г.Ибраһимов. Биек ярларның суга яткан күләгәләре торган саен киңәя һәм караңгылана бара. Ә.Еники

5) күч. Җиңеләю, иркенәю (сулыш, тын тур.). Егетнең күзләре ачылды, сулышлары киңәйде. И.Туктар

6) күч. Иркенәю, рухи яки физик авырлыктан соң җиңеләю, рәхәтлек сизү. Таң ату белән рух җиңеләя, күңел киңәя, йөрәкне әрнеткән авыр кайгылар үзеннән-үзе эриләр, таралып, каядыр югалалар. Г.Ибраһимов

7) Киңрәк таралу, киң массаны җәлеп итү, көчәю. Революция үсәр, киңәер, – ул вакыт җир дә булыр, власть та булыр. И.Гази

8) күч. Үсү, зураеп әһәмияте, көче арту, киң колач алу. Илле алтыда тагы китереп бер авылны безгә куштылар. Колхоз киңәйгән, зурайган саен, миңа урын тарая барды. Х.Сарьян. Татар Ренессансының алтын дәвере – XX йөз башында татар теленең иҗтимагый-социаль вазифасы тагын да киңәя, ул яңа көч, куәт ала. М.Хәсәнов

9) күч. Катлаулылану, җитди төс алу, зурга китү (эш, хәл, мәсьәлә һ.б.). Бу мәсьәлә киңәеп, бервакыт Тимри мулланың --- урланган малны җыеп ятуы хакындагы хәбәр бөтен тирә-якта йөри башлаган. Г.Ибраһимов. Сүз --- кулъязмалар тирәсендә барырга тиеш иде. Әмма сүз сөреше шактый киңәйде, әңгәмә киеренке төс алды. Т.Галиуллин. Повестьның кысалары киңәя, тема-проблемалары катлаулана, ул күп геройлы, күп планлы әсәргә әйләнә. Ф.Миңнуллин

10) күч. Иркенлек алу, иркенәю, үзе теләгәнчә яшәү. Сабира дөнья селкетеп тиргәргә тотынды. --- Ләкин вакыт тар иде, киңәя алмады. Г.Ибраһимов

11) Ныгу, чыныгу, тагы да куәтләнү. Малайлар үсеп, ныгып, иңнәре киңәеп, егетләнеп, авылга каникулга кайттылар. А.Гыйләҗев

Киңәеп бетү Бөтенләй киңәю, шундый хәлгә килү

Киңәеп җитү Тиешле дәрҗәгә килеп киңәю

Киңәеп китү Кинәт киңәю; кинәт шундый хәлгә килү. Кыр эшләре башлануга, ярыш тирәнәйде, киңәеп китте. Г.Бәширов. Аның болай да тулы йөзе тагын да киңәеп, тулыланып китте. А.Әхмәт. Күкрәге җиңеләеп, сулышы киңәеп китте кызның. А.Гыйләҗев

Киңәеп тору Киңәйгән хәлдә булу. Атның тын юллары биш тиенлек бакыр акча зурлыгы булып киңәеп торалар иде. Р.Мөхәммәдиев

Киңәя бару Торган саен ныграк киңәю. Ул [Мәүлә] байтак вакытларга кадәр минем һаман киңәя барган офыгымда янган якты йолдыз иде. А.Гыйләҗев. Рус дәүләте күтәрелә, киңәя барган саен, аның кул астындагы рус булмаган халыкларның телләрен өйрәнүгә ихтыяҗ арта. М.Ногман. Моңа кадәр кимсетелеп, изелеп килгән күңеле алга атлаган саен яктыра, сулышлары киңәя барды. И.Туктар

Киңәя башлау Киңәергә тотыну. Аннары коридор киңәя башлый, бормаланып, әле уң якка, әле сул якка тайпыла, ниһаять, тагын да киңәеп, басып барырлык була. Г.Гыйльманов. Инде Европада да парсызлык галәмәте киңәя башлады – аның сәбәбе бер генә: холык. Шәһри Казан

Киңәя тору Һаман киңәюен дәвам итү. Гадәттә, күпчелегебезнең ата-аналары, әби-бабалары авыллардан булганга күрә, авыл җирлекләрендәге тереләр өчен төзелгән йортлар акрынлап кимүгә таба барса да, ахирәт йортларында «төзелеш» кайный, зират мәйданнары зурая, киңәя тора. Шәһри Казан

Киңәя төшү Беркадәр киңәю, беркадәр киңәйгән хәлгә килү. Ул хатынының сызылып киткән кара кашларына, чак кына киңәя төшкән килешле матур борынына, алсу битләренә --- иркәләп карады. Р.Кәрами. Тарлавык киңәя төшеп, як-якта чыршы, карагай урманы башланды. Ш.Усманов. Танымаслык иде Галәви. Йөзе кояшта янган, күкрәге дә киңәя төшкән. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә