КИҢӘШЧЕ и. 1) Киңәш бирүче; консультант. Киңәшчең олы кеше булсын. Әйтем. [Шәмси] Вә ярдәмчесе, киңәшчесе булмаганга, елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды. Г.Исхакый. Ибраһимның иң якын киңәшчесе һәм рухи яктан арка таянычы абыйсы Фатих була. Р.Әмирхан 2) Дәүләт хезмәтендәге югары вазифа һәм шул вазифага ия зат. Смушкевич анда хәрби авиация министрлыгында баш киңәшче була, үзе турыдан-туры сугышларда катнаша һәм җитәкчелек итә. И.Салахов. Дәүләт киңәшчесе сүзен егерме ел дәверендә илебездә дә, гомумән, чит илләрдә дә милләтебезгә карата карашның тамырдан үзгәрүен ассызыклап йомгаклады. Мәгърифәт |