КИҢӘШҮ ф. к. киңәшләшү. Исеме табылыр, әнкәйләр белән дә киңәшербез, аларны исем туена чакырырбыз дип уйлады. Г.Ибраһимов. Сырга бикә белән киңәшмичә берни эшләргә тиеш түгеллеген белсә дә, ул, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, кораллы кызларга боерыклар бирә башлады. Н.Фәттах. Гимназиядә нинди яңалык ишетәсең – теләсәң кайсы вакытта минем янга киңәшергә кер. Җ.Тәрҗеман

Киңәшә башлау Киңәшергә тотыну. Казан олуглары үзара җыелышып, урыслардан ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшә башлады. Һ.Атласи. Туктадык та киңәшә башладык: – Сразы яланга килеп чыгарга ярамый. Г.Мөхәммәтшин. Вәзирләр киңәшә башладылар. Р.Батулла

Киңәшеп алу Берара киңәшү, кыска вакыт аралыгында киңәшү. --- алар килгәч, манараны ничек-ничек кисәргә дип каты гына киңәшеп алдылар да тиз-тиз чыгып та киттеләр. Х.Сарьян. Күршеләре карчыкның болай начарлана баруын күреп хәвефкә төштеләр, нишлик икән дип, үзара киңәшеп тә алдылар. Ә.Еники. Председатель, өстәл аркылы сузылып, картлар белән нидер киңәшеп алды. Г.Гобәй

Киңәшеп карау Тикшерү-белү максаты белән киңәшү. Шулай да кем белән дә булса киңәшеп карарга булды. Ф.Яхин. – Ярар, мин хатын белән киңәшеп карыйм алайса, – дип, Сибгат ага кайтып китә. Р.Батулла

Киңәшеп тору Һәрвакыт киңәшү. Заманында зур вә исемле полководецлар санында йөргәнгә, ул, гарнизон полководецлары белән дә киңәшеп тормыйча, үзе биләгән бинада калды. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә