КИҢӘШ-ТАБЫШ ИТҮ ф. Берәр эш я мәшәкать төшкәндә бергә киңәшеп акыл табышу, уйлашу. Бу турыда әти белән киңәш-табыш итеп карыйм әле. Ф.Әмирхан. Хәзер сезгә килим әле, машина баскыч янында, барысын да сөйләшеп, киңәш-табыш итәрбез. Т.Галиуллин. Киңәш-табыш иткәннән соң, кыз автобус белән китәргә хәл кылды. Р.Мөхәммәдиев |