КИҢӘШ-ТАБЫШ җый. и. Һәртөрле киңәшүләр, сөйләшүләр. Ул көнне көн буе йортта киңәш-табыш барды. М.Мәһдиев. Бик абруйлы кеше булган бабаебыз. Авыл халкы аның белән киңәш-табышка да йөргән. Мәдәни җомга ◊ Киңәш-табыш кору к. киңәш-табыш итү. Ир-ат, зур эш башкаргандагыдай, берсен-берсе бүлдереп киңәш-табыш корырга кереште. Р.Мөхәммәдиев |