КИҢӘШСЕЗ рәв. 1. Киңәшмичә, киңәшләшмичә, киңәшмәстән. Кодаларның күчтәнәчләрен күрсәтергә чыгарганда да, --- һичбер эш Мәрхәбәгә киңәшсез, Мәрхәбәнең ярдәменнән башка үтмәде. Г.Ибраһимов. [Сөембикә:] Үзе тапканын минем кулга алып кайтып тоттыра. Киңәшсез бер эш эшләми. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Киңәшмичә эшләнгән. Киңәшсез эш үкенеч китерер. Мәкаль |