КИҢӘШЛӘШҮ ф. Кемнән дә булса киңәш сорау, берәр мәсьәлә буенча фикер алышу, киңәш тоту. --- Кечкенә энеләре Шәйгәрдәнне чакырып, өчәү киңәшләштеләр дә, туй үтеп киткәнче, --- абзарда кизүләп каравыл торырга булдылар. Г.Ибраһимов. Киңәшләшәсе бик җитди сүзе булуын хәбәр итеп, Зәкия Мирсәетне бер читкә чакырып алды. Р.Мөхәммәдиев Киңәшләшә башлау Киңәшләшергә тотыну.Чакыруны кулга алуга, Мәскәүгә кайчан юлга чыгасыбыз, ничек киенәчәгебез хакында кызып-кызып киңәшләшә башладык. Безнең гәҗит Киңәшләшеп алу Кыска гына вакыт арасында киңәшләшү. Хәмитшин абыйлар килеп җитү белән, күрешкәч-ниткәч, бераз әти гәүдәсенә карап торгач киңәшләшеп алдылар. Х.Сарьян. Тау өстенә менгәч, тагын бер кат киңәшләшеп алдым. М.Усманов Киңәшләшеп тору Даими яки регуляр рәвештә киңәшләшү. Юлга нәрсә алу, ничек киенү турында киңәшләшеп торасы юк иде. Г.Гобәй. Телефоннан шылтыратып, данлыклы табиб Сәлма Габбасовна Вахитова белән киңәшләшеп торам. Сөембикә |