КИҢӘШ ИТҮ ф. 1) Киңәшләшү, уйлашу, киңәш сорау. Мөдәррис үзе бу сәндерәләрнең кирәксезлеген сизсә дә, аларны алып ташлату өчен, бай белән киңәш итүнең уңаен таба алмый. Ә.Фәйзи. [Нурый карт:] --- хәзергә өзеп әйтә алмыйм, анасы белән сөйләшик, кардәш-ыруга да киңәш итим, – диде. Г.Ибраһимов 2) Киңәш бирү, ни эшләргә кирәклеген әйтү. Безнең Парашаның һәр яктан килгәнлеген: акыллы, матур, тыйнак булуын күреп алгандыр. Мин дә киңәш иттем. Җ.Тәрҗеман. Зурысы укый иде, сагыштан укый алмыйча, артка кала башлады. Укытучылар да, врачлар да киңәш итеп, бер кыш укытмый тоттым. Х.Сарьян |