КИҢӘШ и. 1) Ничек эшләргә кирәклек турында үгет-нәсыйхәт, күрсәтмә, тәкъдим. Киңәш сорасаң, атаңны белгәннән сора. Мәкаль. Бу чаклы күп киңәшләрдән соң Миңзифа әбинең башы шеште. Шул бетмәс-төкәнмәс киңәшләр йөге белән пешекче Зифа карчык «Хезмәт»кә килеп төште. Г.Ибраһимов. Инде карт кешенең биргән киңәшләрен өстән генә укып үтмәгез, Күңелегезгә алып бикләгез! Һ.Такташ 2) Билгеле бер мәсьәлә буенча фикер алышу, киңәшү, киңәшләшү. [Малайның] бу шуклыклары турында Алабугада укучы кызына хат язып, кызын киңәшкә чакырмыйча булдыра алмады. Ф.Хөсни. «Кызлар чумарлык, киленнәргә рәхәтләнеп кер чайкарлык булсын!» – диде ул киңәшкә җыелган идарә членнарына. А.Гыйләҗев. Судья аягүрә басты. – Суд киңәшкә чыга, – диде ул, папкасын ябып. Ә.Еники 3) Киңәшләшеп хәл итә торган мәсьәлә, проблема. Ә мин сиңа зур гына киңәш белән килдем. Ш.Камал 4) этн. Хатын-кызларның туй табынына кем нәрсә пешереп, әзерләп алып килүен билгеләү өчен җыелып сөйләшүе. Киңәш җыю. Киңәшкә бару ◊ Киңәш берегү Үзара аңлашу, килешү. Патшаларның киңәше берексен иде дә [тизрәк сугыш туктасын иде]. М.Гали. Киңәш йөзеннән Киңәш рәвешендә, киңәш итеп әйтелгән сүз хакында. Мин аңа киңәш йөзеннән генә әйткән идем, үгет сатып түгел. Н.Исәнбәт. Киңәшкә килү 1) Кеше киңәшен тыңлау. Картлар киңәшкә килүчән була ул, Гөлсем сеңелем, хак сүз! Ф.Бурнаш; 2) Бергә киңәшеп акыл табышып, үзара аңлашып бер фикергә килү. Мөхәммәтҗан солдат һәммәсенең сүзен җөпләп торды да: – Күрше авыллар да шундый киңәшкә килгәннәр, ди: яздырмаска! – диде. Г.Бәширов. Киңәш кору к. киңәшләшү. Уралдан, Алатаудан үз илләре Караюргага кайтып җиткәнче, юл буенча Мәрхәбә белән Шәйхел киңәш корып килделәр. Г.Ибраһимов. Без, билгеле, киңәш корып, карар чыгарырга җыелмый идек. Ә.Еники. Киңәштән чыкмау Бирелгән киңәш буенча гына эш итү, кеше киңәшен тоту. Киңәш тоту 1) Кемнең дә булса киңәше буенча эш итү, шуның киңәшен тыңлау; 2) к. киңәшләшү. Гимназия советы, нишләргә белми аптырап, өч көн буе киңәш тотты. Җ.Тәрҗеман |