КИҢӘЙТҮ ф. 1. 1) Киңлеккә арттыру, киңрәк итү, зурайту. --- Мондагылар арба тәртәсен күтәреп ясалган күләнкене тагы бераз киңәйттеләр дә --- катык белән икмәк ашарга тотындылар. Г.Ибраһимов. Ул гаражны киңәйтү турында сүз кузгатты, әлеге машина да авылда торырга тиеш иде. А.Гыйләҗев. [Ибраһимов:] Менә карагыз, бу күппочмакны мин теләсә ничек киңәйтә һәм тарайта алам. Җ.Тәрҗеман 2) Элек булганга җитмәгәнне өстәү, тулы иттерү, тулыландыру. Итәк кыектан тора. Кыекны төзү ысулын аңласагыз, аны ничек итеп киңәйтүне һәм озайтуны тиз төшенерсез. М.Мөхәммәт. Кантун чагында Шибай ул тыкрыкны бикләтте дә, сигез саженьны үзенә кушып, йортын киңәйтте. Г.Ибраһимов 3) күч. Әдәбият-сәнгать әсәрләрендә эчтәлекне тирәнәйтү, баету. Татар театры төзелеп эшли башлагач ук, Г.Камал [әүвәлге] әсәрләрен сәхнәгә куярлык итеп яңадан киңәйтеп яза. М.Гали 4) күч. Җәелдерү, тирәнәйтә төшү, көчәйтеп җибәрү. Сәяси юл дөрес, эшләрне тагын да киңәйтү, тирәнәйтү кирәк. Ш.Камал. Киресенчә, киңәшмәдә тәнкыйть катгый рәвештә тыелган, ләкин кеше фикерен үстерергә, аны киңәйтергә, җәя төшәргә, тирәнәйтергә рөхсәт ителә. А.Тимергалин 5) Көче, интенсивлыгы ягыннан зуррак итү, арттыру, үстерү. Чит илләрдәге диңгезчеләрнең хокукларын яхшы белгән Исхак Исламов Россия матросларының хокукларын киңәйтү турында дәүләт органнарына язма тәкъдимнәр белән чыга. Мәшһүр татар галимнәре. --- Элекке заманда яшәгән тарихи шәхесләрнең биографияләре, төрле вакыйгалар белән танышу аның [Ш.Мәрҗанинең] дөньяга карашын киңәйтәләр. Х.Хисмәтуллин 2. киңәйтеп рәв. мәгъ. 1) Нинди дә булса хәл яки хәбәрне арттырып, өстәп (сөйләү тур.). Усал телләр [гайбәтне] тагын киңәйтеп, кабартып сөйли башладылар. Г.Ибраһимов Киңәйтә бару Торган саен ныграк киңәйтү. Төрле төр чыганаклар белән эш башлап, әдәбият даирәсен торган саен киңәйтә барып, бер-бер артлы берничә тарихи-библиографик әсәр иҗат иткән. Р.Әмирхан Киңәйтә башлау Киңәйтергә тотыну Киңәйтеп бетерү Бөтенләй, тәмам киңәйтү; бөтенләй киңәйгән хәлгә китерү Киңәйтә төшү Беркадәр киңәйтү. Су юлын киңәйтә төшеп, тагы берәр метр казыгач, --- электр кабеле суздылар. А.Тимергалин Киңәйтеп җибәрү Бераз киңәйгән хәлгә китерү. Әгәр буегыз кечкенә булмаса, алты җөйле итәкне озынлыгының яртысыннан киңәйтеп җибәрергә мөмкин. Л.Мөхәммәт. Әнә шул никотин башта бик кыска вакыт эчендә баш миендә һәм башка органнарда кан тамырларын киңәйтеп җибәрә. Безнең гәҗит Киңәйтеп җиткерү Тиешле дәрәҗәгә китереп киңәйтү. Чәчүлек мәйданны планга ярашлы рәвештә киңәйтеп җиткерү Киңәйтеп кую Тиз арада киңәйтелгән хәлгә китерү Киңәйтеп тору Даими яки регуляр рәвештә киңәйтү эшен башкару |