КИҢӘЙТЕЛҮ ф. 1. төш. юн. к. киңәйтү 2. киңәйтелгән с. мәгъ. Күләме, эчтәлеге белән гадәттәгедән зуррак, тулырак. --- Гыйнвар ае азакларында «Казан утлары» журналы редколлегиянең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Т.Галиуллин. Шушы кыска романның киңәйтелгән һәм тәфсилле варианты рәвешендәрәк языла башлаган, әмма төгәлләнми калган «Мулла бабай» романы турында да --- шушыларга охшаш фикерләр әйтергә мөмкин булыр иде. И.Нуруллин Киңәйтелә бару Торган саен ныграк киңәйтелү. Ике кишәрлек уртасындагы ызан ел саен киңәйтелә бара Киңәйтелә төшү Тагын да бераз киңәйтелү Киңәйтелеп тору Әледән-әле, гел киңәйтелү |