КИҢ с. 1. 1) Иңе, аркылысы зур; киресе: тар. Идел бит ул, тирән бит ул. Тирән бит ул, киң бит ул. Җыр. Ә түтәлләрдән киң генә сукмак, бакчаны буеннан-буена кисеп, иң түргә кадәр сузылып китә. Ә.Еники. Без идарә турындагы киң тыкрыктан икенче урамга чыктык. Х.Сарьян

2) Җәйрәп яткан, күп урынны биләгән, иркен. Иске Русия мәмләкәтендә, бөек Башкортстан туфрагында, Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә --- бер авыл бар. Г.Ибраһимов. Диңгез кебек иркен, киң болында Кызык та соң Сабан туенда. Н.Исәнбәт. Ырымбурны сулда калдырып, Тозтүбәгә чыктык, аннан инде бик ныклап киң дала башланды. З.Зәйнуллин

3) Кысынкы булмаган, иркен. --- чаптырып, Шибайның салам түбәле каралтылар белән әйләндерелгән киң, зур йортына керделәр. Г.Ибраһимов. Киң бүлмә. Киң ишегалды

4) Иркен, кысып тормаган (өс һәм аяк киеменә карата). Кайдан таптың бу бишмәтне? Бик тар. Киң, иркен кием кирәк мондый җирдә. Г.Гобәй. Нәкъ сурәттәгечә киң ыштанлысы --- кыңгыравыклы бүреген салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бил түбән иелеп алды. Ә.Фәйзи. Киң кунычлы зур итекләр, киндердән тегелгән гимнастёрка белән ул [реверанс] әллә ничек ямьсез чыкты. Ш.Усманов

5) Өсте җәенке, яссыланып торган. Киң агач савыт тулы катык, тигезләнеп, бавыр кебек каты оеган, пычак белән кис тә ал. Г.Ибраһимов. Киң, юка ташлар

6) Аяк яки кул хәрәкәтләренең эре һәм салмак булуы белән аерылып торган. Киң колач белән йөзү

7) Бер нәрсә белән дә чикләнмәгән, тулы. Октябрь революциясенә кадәр музыка татар культурасы үсешендә киң хокук белән файдалана алмады. М.Җәлил. Өмет тә киң, кесә дә тирән – акча гына аз. Ф.Хөсни

8) Күләме белән зур, күп нәрсәләрне эченә алган, барлык. Һади Такташ үз иҗатының башында ук, борынгы Шәрык әдәбиятын яхшы белүенә карамастан, киң халыкка аңлаешлы саф татар телендә язарга кереште. Мәдәни җомга

9) Тирән, күпкырлы (белем һ.б.ш.). Киң белеме, табигый зыялылыгы белән эшләгән даирәсендә дә зур абруй казана ул. Мирас

10) Бөтен кеше өчен, күпчелек өчен билгеләнгән. Безнең илебездә башлангыч һәм урта мәктәпләрнең киң тармагы булдырылган. Мәдәни җомга

11) Җәенке, җәенкеләнеп торган. [Шофёр] киң монгол битле, шадра йөзле кеше икән. М.Мәһдиев. Аның --- бераз кытайны хәтерләтә торган киң карасу йөзе, җәенке борыны --- күренү белән һәммә кешенең күзен тарттылар. Г.Ибраһимов. Әхмәтша абзый зур, киң учлары белән тезләренә таянып карангалап алды да янчыгын чыгарып тәмәке төрде. И.Туктар. Бабай белән оныгы – икесе дә олпат гәүдәле, киң күкрәкле, төптән юан чыккан зат иделәр. З.Зәйнуллин

12) Бай эчтәлекле. Хәдичәтти әнә шулай исемсез калды. Бу сүз – Хәдичәтти сүзе – башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. 1) Иркенләп, иркен һәм уңай булырлык итеп, рәхәтләнеп. Ике кулы гүя ике канат иде аның шул мизгелдә: колачын киң җәеп трибунаның як-ягына таянган да менә-менә алга ыргылырга, очарга җыена диярсең. Р.Мөхәммәдиев

2) Шактый, күп. Тукай --- татар фольклор байлыгыннан шигъри иҗатында киң файдаланды. Г.Нигъмәти. «Октябрьгә кадәрге татар театры» дигән китапта безнең тарафтан Г.Исхакый пьесалары һәм аларның сәхнәгә куелу мәсьәләсе беренче тапкыр шактый киң яктыртылды. Мирас

3) Күпләрне җәлеп итәрлек итеп, мулдан, зур масштабта. Бикьярның күбе кебек, Шибай да көязләнергә, киңрәк торырга ярата иде. Г.Ибраһимов

4) Тирәнтен, нык өйрәнеп, тулы килеш. Бу хезмәт татар тел белемен киңрәк һәм тирәнтенрәк өйрәнү өстендә эшләүчеләргә бер кулланма булып хезмәт итәргә мөмкин. В.Хангилдин. Без Исхакыйны бөтен яклап, тулы килеш өйрәнергә тиешбез, тикшеренүләрне туктаусыз, тирәнрәк, киңрәк планда дәвам итәргә кирәк. Мирас

Киң катлам Күпчелек, масса; бик күпләр; бөтен халык. Киң катлам укучы халык Тукай әсәрләрен ярата. Н.Исәнбәт. Киң катлам укучы өчен чыгарылган тарихи әсбапларда, дәреслекләрдә татар тарихы гел берьяклы яктыртылды. Т.Галиуллин. Киң колач алу Берәр эш яки хәрәкәтнең зур көч алуы, киң таралуы. Бездә 1905 елдан соң татар матбугаты киң колач алды. Мирас. Ватан сугышыннан соңгы дәвердә андый әдәби багланышлар киң колач алган иде. Мәдәни җомга. Киң колачлы 1) Зур белемле, төрле өлкәләрдә эш алып бара торган. Мидхәт Кәримович киң колачлы галим иде, аның дистәләгән фәнни хезмәтләре бүген дә зур әһәмияткә ия. И.Таһиров; 2) Масштаблы, үзенә күпләрне җәлеп иткән; 3) Күпьяклы; мәсьәләне һәрьяклап яктырткан. Программада куелган киң колачлы, бөтен халык өчен мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр халыкның дәртен уятып, йөрәгенә гайрәт өстәде. Г.Әпсәләмов. Киң күңелле Юмарт, ачык табигатьле, кешеләргә яхшылык теләүче, олы җанлы, хөсетсез (кешегә карата). Ай, кодагый! Бигрәкләр дә киң күңелле кеше икәнсез! Ф.Яруллин. Мидхәт Кәримович һәм шулай ук киң колачлы һәм киң күңелле галим З.И.Гыйльманов безнең Советның иң абруйлы членнары булдылар. И.Таһиров. Әйе, булдык без Арча якларында. Күрдек бу киң күңелле әйбәт кешеләрне. Ф.Хөсни. Киң сулыш белән Бөтен күкрәк белән, тирән итеп. Һәм ул аны [көйне] киң сулыш белән гаҗәп иркен, тирән, моңлы итеп җырлый белә иде. Ә.Еники. Киң урын алу к. киң колач алу. Мирфәйз Бабаҗанов репертуарында башка төрки, аерым алганда, казах халкының да җырлары киң урын алган булган. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә