КИНОКАРТИ’НА и. рус к. кинофильм. Гыйльми үзәк тарафыннан үткәрелгән киңәшмәләрдә (мәсәлән, 1928 елдагы киңәшмәдә) татар тормышын һәм көнкүрешен чагылдырган кинокартиналарның булмавын татар совет культурасының җитди бер кимчелеге буларак билгеләп үтәләр. Н.Юзиев. Мин әтиеңә язган хатларда үземнең нинди кинокартиналар караганымны язганмындыр, мөгаен. Шул картиналарның исемнәредер ул. Сөембикә |