КИНО и. гр. 1) к. кинематография. Татар халкы тормышыннан куелган икенче фильм – «Койрыклы йолдыз» («Комета»). Аны 1929 елны Казанда «Көнчыгыш киносы»ның режиссёр В.Инкижинов җитәкчелегендәге ширкәте төшерә. Н.Юзиев 2) к. кинофильм. Нургали, райондагы зоотехниклар курсын ташлап, күрше-тирә авылларга кино куеп йөри башлаган иде. М.Мәһдиев. Караярда тагын бер яңалык: кино тавышын тышка, авыл Советы бинасы каршындагы мәйданга чыгарганнар. М.Юныс 3) сөйл. к. кинотеатр. Театр, кино һәм клуб залларында утлар күптән сүнделәр. Г.Минский. Казанда VII Халыкара мөселман кинофестивале башланды ---, Казан кино залларында бәйгедән тыш программа әсәрләре күрсәтелә башлады. Шәһри Казан |